Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казан инспекторы үлемендә гаепле иргә диспансерда ялган белешмә бирү сәбәбен аңлаттылар

Республика наркология диспансерының баш табибы белешмә биргән хезмәткәрне эшеннән читләштергән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Республика наркология диспансерында «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуратурасының юл-патруль инспекторы һәлак булган авариядә гаепле ир-атның моннан ике ел элек судны наркодиспансер табиблары биргән ялган белешмә ярдәмендә алдавы турындагы мәгълүматына аңлатма бирделәр.

  • 27 апрель төнендә 31 яшьлек Артур Садретдинов Казанда җитди юл һәлакәте китереп чыгара, әлеге авариядә 42 яшьлек ЮХИДИ инспекторы Юрий Матренинның гомере өзелә.

Погибшего в Казани при исполнении служебных обязанностей инспектора ДПС похоронят сегодня

Артур Садретдиновны полицейскийлар тоткарлый, суд аны сак астына ала.

Соңрак ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев агентлыкка хәбәр иткәнчә, 2016 елда Садретдинов «Наркотик матдәләрне законсыз төстә җитештерү, сату яки тапшыру» маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган вакытта, Республика наркология диспансеры тикшерүче соравы белән судка аның исәптә тормавы хакында белешмә бирә. Нәтиҗәдә, Садретдинов шартлы җәза белән генә котыла.

Шул ук вакытта, наркология диспансеры башлыгы Степан Криницкий әйтүенчә, каннабиоидлар куллануы ачыкланганнан соң, Садретдинов 2008 елда исәпкә куела. Шуннан соң бер ел дәвамында ул наркология ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән һәм исәптән төшерелгән.

Появились фотографии виновника ДТП в Казани, в котором погиб инспектор ГИБДД

2011 елда Садретдинов наркология диспансерына машина йөртү таныклыгы алу өчен медицина тикшерүе үтүгә бәйле үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Бу вакытта ул исәптә тормаганлыктан, аңа тиешле белешмә биргәннәр.

Шул ук вакытта табиблар Садретдиновка наркологка күренергә кирәклеге турында кисәтү белдергән. Ир-ат амбулатор картада үз имзасын куйса да, наркологка күренүдән баш тарткан.

2014 елның 29 декабрендә тәртип үзгәргән һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә карата медицина күрсәтмәләре турында яңа карар үз көченә кергән. 2015 елның октябрендә наркология диспансеры хезмәткәре тикшерүчегә Садретдиновның исәптә тормавы турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән.

Появились фотографии виновника ДТП в Казани, в котором погиб инспектор ГИБДД

Шуннан соң наркология диспансерының вазифаи затларына карата тикшерү үткәрелгән. Диспансерның баш табибы белешмә биргән хезмәткәрне эшеннән читләштергән.

Наркотикларга бәйле эшне тикшерү барышында Садретдиновка карата суд-психиатрия экспертизасы үткәрелгән, нәтиҗәдә аңа диагноз куелган һәм дәвалау билгеләнгән. Наркология диспансеры җитәкчелеге фикеренчә, әлеге экспертизаның нәтиҗәләре хөкем карары чыгарганда суд өчен саллы нигез булырга тиеш. 

 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал