Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казан-Ульяновск трассасында авариядә ике нәни бала һәлак булган

Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче кысылып калган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә Казан-Ульяновск трассасында булган юл һәлакәтендә алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 гыйнварда 18.36 сәгатьтә әлеге трассаның 112нче километрында «Ниссан Кашкай» машинасы каршы як полосага чыккан. Ул Казанга таба барган. «Ниссан»  каршы як полосадан килә торган «МАН» йөк машинасына кара-каршы бәрелгән.

Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче үзе кысылып калган. Аларның бишесен дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чыгарган.

Имгәнүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Алар арасындагы алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп

2
X