Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казан үзәгендә трамвай коточкыч юл һәлакәтенә очраган, зыян күрүчеләр бар (+видео)

Казанның Вахитов мәйданыннан ерак түгел өч секцияле трамвай һәм өч коммерцияле йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган. Җәмәгать транспортын рельстан төшеп, баганага бәрелә һәм өч автомобильне «эләктерә».

Шаһитлар ясаган фото һәм видео интернетта пәйда булды инде. Кадрлардан күренгәнчә, трамвай йөк машиналарын шулкадәр көчле бәргән, машиналарның кыйпылчыклары юл буенча таралган. Соңгы мәгълүматларга караганда, авариядә ике кеше зыян күргән — 52 яшьлек трамвай йөртүче һәм 31 яшьлек пассажир: икесе дә имгәнгән. Зыян күрүчеләрнең берсенә урында медицина ярдәме күрсәтергә өлгерәләр, ә икенчесен хастаханәгә озаталар.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәрелештән соң трамвай йөртүчесе транспортны тиешенчә туктата алган, шуның аркасында җәмәгать транспорты әйләнмәгән. Хокук саклау органнарындагы чыганак сөйләвенчә, трамвай инде искергән, нәкъ менә шул юл-транспорт һәлакәтләре өчен сәбәп булган да.

 

Ватаным Татарстан

Фото: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте