Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда беренче эксперименталь юл билгесе барлыкка килде

Яңа билге, светофорда кызыл ут булуга карамастан, уңга борылырга рөхсәт итә.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Казанда әлегә бердәнбер булган эксперименталь юл билгесе барлыкка килде. Яңа билге, светофорда кызыл ут булуга карамастан, уңга борылырга рөхсәт итә.

Яңа юл билгесе “Тандем” сәүдә үзәге янында, Декабристлар урамы белән Горсовет чатында куелды. Яңа билге машина йөртүче башка барлык транспортка юл биргәннән соң, Декабристлар урамыннан уңга борылырга мөмкинлек бирә.

Ул ике табличка формасында светофорның кызыл һәм сары секцияләре янында урнаштырылган. Ул светофор секциясе размерына туры килә. Аның бер өлешендә - яшел ук, икенчесендә “Барысына да юл бир, аннан уңга борылырга мөмкин”, дигән язу бар.

Билге Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте автоматизацияләнгән системасы идарәсе” шәһәр транспорты комитеты белән килештерү нигезендә куелган.

Билге эксперимент режимында 2020 елга кадәр торачак. Аннан аны калдырыргамы-юкмы икәнлеге хәл ителә.

 

Фото: Александр Елисеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре