Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда ДПС хезмәткәрләреннән качкан “Лада” йөртүчесен кулга алганнар

Тонировкалы автомобиль артыннан куганда патруль машинасы түбәсенә капланган һәм йөртүчесенә зыян килгән.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Казанда патруль хезмәткәрләреннән качкан “Лада” йөртүчесен тоткарлаганнар. Хокук бозган машина артыннан куган вакытта ДПС машинасы түбәсенә капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка мәгълүм булганча, 26 яшьлек шофер үз өендә качкан. Полиция хезмәткәрләре аны шунда тапкан.

  • Алдарак “Татар-информ” Гвардейская урамында патруль машинасының тонировкалы “Лада” автомобиле артыннан кууын хәбәр иткән иде. Куышкан вакытта патруль машинасы чит ил автомобиле белән бәрелешә һәм түбәсенә каплана. ДПС машинасы йөртүчесен хастаханәгә алып китәләр.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп