Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда "ГАЗель"гә ут капкан вакыт видеога эләккән

Әлеге хәл бүген көндез Кол Гали урамындагы 7нче номерлы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Казанда Кол Гали урамындагы 7нче номерлы йорт каршында хәрәкәттә булган “ГАЗель”гә ут капкан. Бу хакта бүген шаһитлар социаль челтәрләрдә видео урнаштырган.

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, йөк машинасы юлда барганда янып киткән. Кадрларда ут тулысынча “Газель"нең кабинасын һәм кузовын ялмап алуы күренә.

Янгын шаһитлары хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәл урынына бик тиз килеп җиткән, тиз арада автомобильгә капкан утны сүндергәннәр.

 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп