Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда хокук бозган машина йөртүчене куганда ДПС машинасы түбәсенә капланган

Бүген Казан шәһәрендә юл кагыйдәләрен бозучы угрыны эзәрлекләгәндә юл-паптруль хезмәте машинасы һәлакәткә очраган.

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тонировкалы 13нче модельле “Лада” машинасына юлыга.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/20/195642/

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тонировкалы 13нче модельле “Лада” машинасына юлыга.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Казанда хокук бозган машина йөртүчене эзәрлекләгәндә ДПС машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тәрәзәләренә тонировка ясалган 13нче модельле “Лада” машинасын күрә. Полиция хезмәткәрләре йөртүчедән машинаны туктатуын сорый, әмма хокук бозучы качарга тели.

Патрис Лумумба һәм Гвардейская урамнары чатында ДПС машинасы “Хендэ” автомобиле белән бәрелешә һәм түбәсенә каплана.

Патруль машинасы йөртүчесен хастаханәгә озатканнар, “Хендэ” йөртүчесенә зыян килмәгән. Ә хокук бозган йөртүче качып киткән. Казанда “перехват” планы игълан ителде.

Шаһитлар шулай ук һәлакәт нәтиҗәсенең бик аяныч булуын, урынга дүрт ЮХИДИ экипажы һәм дүрт ашыгыч ярдәм машинасы килүен хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча һәлакәтне китереп чыгаручыны инде тоткарлаганнар, тикшерү эшләре бара.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп