Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда трамвай рельслардан чыккан һәм «ГАЗель»га бәрелгән, имгәнүчеләр бар

Шаһитлар сүзләренчә, авария вакытында җәмәгать транспортында 20 пассажир булган.

Бүген кичке сәгать алты тирәсендә Казанның Гвардия урамында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, биредә «ГАЗель» белән трамвай бәрелешкән.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, трамвай рельстан чыккан һәм «ГАЗель» машинасына бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң йөк машинасы бер ягына ауган, аның кабинасының һәм кузовының бер өлеше җимерелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, авария вакытында җәмәгать транспортында 20 пассажир булган. «ГАЗель» йөртүчесе имгәнгән.

«32 яшьлек ир-атның баш мие селкенгән һәм кулы сынган булырга мөмкин. Аны хастаханәгә алып киткәннәр», — диделәр Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп трамвай