Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда юл һәлакәтендә 18 яшьлек егет вафат булган

Авария бүген төнге өчтә Вишневский урамында булган.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ“). Казанда әйләнгән "Лада"ның алгы тәрәзәсе аша очып чыккан 18 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте хәбәр итә.

"Авария бүген төнге өчтә Вишневский урамында булган. "Гранта"ны йөртүче Калинин урамы ягыннан зур тизлектә килгән. Ул каршы як полосага чыккан һәм коймага бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль әйләнеп капланган, ә егет тәрәзә аша чыгып очкан", — дип сөйләделәр оешмада.

Егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат була. Аның пассажирлары - 19 яшьлек егет һәм 18 яшьлек кыз хастаханәгә салынган.

 

 

Фото: ГИБДД МВД по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп