Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казаннан ярышка спортчыларны алып баручы автобус очраган транспорт һәлакәте буенча икенче җинаять эше кузгатылган

Пассажир автобусы белән "MAN" йөк автомобиле бәрелешү очрагы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Кстово районы идарәсе тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы.

Эш РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 5нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу") буенча кузгатылган. "Җинаять эше буенча хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, автобус йөртүчене сак астына алу рәвешендәге чикләү чарасы мәсьәләсе хәл ителә", - диелгән хәбәрдә.
Элегрәк Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе балаларны йөрткән вакытта эшкә салкын карау факты буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр ителгән иде. Аларны тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы контролендә.
Искәртеп узабыз: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус "МAN" йөк машинасы белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосага чыккан, дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә, 3 кеше шунда ук үлгән, аларның 1се - бала. Калган зыян күрүчеләр, ә алар - 17, төрле дәвалау учреждениеләренә озатылган, дип хәбәр итә Татар-Информ.
Фото: http://www.tvc.ru/news/show/id/68706/photo_id/165789/slider_photo/165789#sl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250