Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанның «Ак Барс Арена» стадионы янындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән

Шаһитлар берничә машина катнашындагы юл һәлакәтен видеога төшереп алган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның «Ак Барс Арена» стадионы янындагы өч машина катнашындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Әлеге аварияне күргән кешеләр агентлыкка шуның видеосын тәкъдим итте.


шаһитлар фотосы

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган роликта «Ак Барс Арена» стадионы янындагы берничә машина катнашындагы авариянең аяныч нәтиҗәләре сурәтләнгән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына бүген «Ак Барс Арена» стадионы янында булган берничә машина катнашындагы авариянең нечкәлекләре хакында хәбәр иттеләр.


Елена Сәләхова

«Вольво» автомобиленең йөртүчесе, Чистай урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыккан һәм өч машина белән бәрелешкән. Шуларның берсе - «Дэу Джентра» - бәрелешкәннән соң тагын ике автомобильгә: «Лада Гранта» белән 14нче модельле «Лада»га килеп сыланган.


Елена Сәлахова

Нәтиҗәдә, «Дэу Джентра» автомобиленең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Моннан тыш, «Вольво» һәм 14нче модельле «Лада»ның йөртүчеләре дә төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, „Вольво“ шоферы исерек булган», - дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп

2
X