Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чүп үләнгә штраф

Кеше күп йөри, күп аралаша торган чорда яшибез. Терлеген дә, кош-кортын да әллә каян кадәр алып кайталар. Агач үсентеләре, җиләк-җимеш, яшелчә орлыкларын әйткән дә юк инде. Кая әле, мин дә утыртып карыйм дип, сумкасына яки кесәсенә салып та чит илдән кадәр алып кайтучылары бар. Ул орлыклар сәламәтме, төрле авырулар, корткычлар,...

Кеше күп йөри, күп аралаша торган чорда яшибез. Терлеген дә, кош-кортын да әллә каян кадәр алып кайталар. Агач үсентеләре, җиләк-җимеш, яшелчә орлыкларын әйткән дә юк инде. Кая әле, мин дә утыртып карыйм дип, сумкасына яки кесәсенә салып та чит илдән кадәр алып кайтучылары бар. Ул орлыклар сәламәтме, төрле авырулар, корткычлар, чүп үлән орлыклары белән зарарланмаганмы? Уйлап тормыйлар (шундый саксызлык нәтиҗәсендә моннан 10 еллап элек Норлат районында 3 тармаклы амброзия пәйда булды. Һәм бу карантин чүп үләне 500 гектарлап мәйданда үрчеп ята. Аңа каршы көрәштә хакимият ел саен зур суммада акча түксә дә, көрәшмичә дә булмый. Карантин объектларына каршы чаралар күрмәсәң административ җаваплылык турындагы закон кодексының 10,1 маддәсе буенча аерым кешеләргә 3-5, җаваплы кешеләргә 5-10, юридик затларга 50-100 минималь хезмәт хакы кадәр штраф салынырга мөмкин.

Сумкага салып карантин объекты булган продукция күтәреп кайткан өчен дә җаваплылык бар. Һәм ул югарыда әйтелгән күләмдә штрафлар белән җәзалана.

Карантин корткычлар, авырулар, чүп үләннәр белән зарарланган продукцияне сакласаң, сатсаң, бер урыннан икенче урынга күчерсәң дә административ җаваплылыкка тартыласың. Шул ук кодексның 10,3 маддәсе нигезендә гражданнарга 3-5, җаваплы кешеләргә 5-10 минималь хезмәт хакы штраф салына. Ә юридик затларның 90 көнгә кадәр эшчәнлекләре туктатып торыла.

Мондый җаваплылык читтән яңа сортлар, яңа үсентеләр кертмәскә дигән сүз түгел. Мәсәлән, әллә каян, әллә кемнән алып кайткан җиләкне бакчаңа утыртканчы, аңа иң элек фитосанитария тикшерүе үткәрергә кирәк. Бакчаңа карантин кертелеп, башыңа бәла килерлек булмасын.

М.Фәттахов

«Россельхознадзор» инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев