Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кичә авариягә очраган ике гаилә балалары белән ярышка барырга чыккан булган, 4 кеше үлгән

Һәлак булучы — аграр көллиятнең 3 курс студенты.

Кичә Башкортстанда яшәүче ике гаилә утырган машина Оренбург өлкәсендә авариягә очрап, 4 кеше һәлак булды. Алар Салават шәһәрендә яшәгән, гимнастика буенча ярышка барырга чыккан булганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ике гаилә утырган машина авариягә очраган, 4 кеше һәлак, 2 кеше бик авыр хәлдә, дип язган идек.

«Мой Башкортостан» порталы белешмәсе буенча, һәлак булган 36 яшьлек хатын бер кредит оешмасында эшли. Аның хезмәттәшләре кайгы уртаклаша.

Якынча белешмә буенча, Орск шәһәренә керә торган урында, Медногорск шәһәренә борылыш янында фура һәм Nissan X‑TraiI бәрелешә.

Исән калган 36 яшьлек ир-атны, аның 9 яшьлек кызын хастаханәгә илткәннәр. Кызны вертолет белән өлкә клиникасына озатканнар, ир-ат реанимациядә.

Авариядә шулай ук 30 яшьлек ир белән хатын, аларның 9 яшьлек кызы да үлә.

Ике гаиләдә берәр малай бар. Авария вакытында малайлар машинада булмый, диелә хәбәрдә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев