Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кичтән бәйрәм озак булса

Норма авылында «Лада» машинасына игътибар итәләр.

25 ноябрь көнне өйләдән соң ЮХИДИ хезмәткәрләренең Норма авылы урамыннан баручы «Лада» җиңел машинасына игьтибарлары юнәлә. Эчке бер тоемлык белән, руль артындагы 1989 елгы ир-атны туктаталар. Доументлары тикшерелә, аны махсус приборга да өрдертәләр. Прибор аның алкоголь кулланганын күрсәтә. Шофер бу нәтиҗә белән риза булмый, прибор дөрес күрсәтми, дип бара. Аңа, медицина тикшеренүен үтәр өчен хастаханәгә барырга тәкъдим ясала, әмма ул моннан баш тарта. Соңыннан, аңлатма язганда, шофер кич белән 250 грамм тирәсе ак аракы кулланган идем, шуның калган парлары чыккандыр, дип фаразлый. Әллә куллану 250 грамм гына булмаган, әллә бәйрәм итү бик озакка, төне буена сузылган, ничек булса да, организмда аракы парлары бар дигән сүз. Бу эшне караган Балтач җәмәгать суды озак бәйрәм итәргә яратучы шоферга 30 мең сум штраф түләргә һәм транспорт белән идарә итүгә хокукын бер ел да сигез айга мәхрүм итәргә карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хәрәкәте иминлеге