Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Киләчәк тормышыгызга бүгеннән нигез салыгыз»

Балтач ДОСААФында яшь картингчылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Ветераннарга тигез бул» дип аталган бик файдалы очрашу булып узды.

Картинг түгәрәгенә йөрүче төрле яшьтәге егетләр һәм кызлар бу очрашуның асылын баштан ук аңлап та җиткермәде кебек, ә инде очрашу үткәннән соң уйланырлык сүзләр һәрберсенең күңеленә керде. Чөнки бу очрашуда чыннан да битараф калдырмый торган сүзләр яңгырады. Чарада катнашкан Шәүкәт Гаязов, хәрби махсус операциядә хезмәт итүче, ул чакта ялда булган Курмала егете Фидәил Хәсәнов егетләр һәм кызларга үзләренең хәрби хезмәтләре турында сөйләп, киңәшләрен биреп уздылар. Шул ук вакытта һәркем илгә тизрәк тынычлык килүен теләде.

– Мин район чик сакчыларының ветераннар Советы рәисе булып торам, – дип сүзен башлады Шәүкәт Гаязов. – Картинг серләренә төшенгән чакта ук сез киләчәктә үзегезнең шофер буласын онытмаска тиеш. Шушы яшегездән үк әти-әниләрегездән карап үсегез, чын шофер нинди була, юлларда ничек йөрергә кирәк. Кагыйдәләрнең дөрес үтәлешен онытмыйча, юлларда бер-берегездән көнләшмичә хәрәкәт итәргә кирәк, киләчәктә юлларда исән-сау йөрергә насыйп булсын сезгә. Биредә егетләр дә, кызлар да утыра, шуңа инде мин барыгызга да мөрәҗәгать итәм, моңарчы Россия Армиясе сафларында егетләр генә хезмәт итсә, кызлар бик аз булса, хәзер инде кызлар да Ватанны сакларга бара алалар. Үзебез хезмәт иткән чордан әйтеп үтәсе килә, без инде А, B, C категорияләре буенча йөртү хокуклары алган идек, шуңа хезмәт иткән чорда шофер буларак та эшли алдык. Сезнең өчен бу сүзләр үрнәк булсын иде, чөнки хезмәт иткән җиреңдә үзеңне күрсәтә алсаң, киләчәктә дә бу сезгә бары тик уңышлар гына китерәчәк. Киләчәк тормышыгызга бүгеннән нигез салыгыз дип әйтәсем килә.

Яшүсмерләр Украинада хәрби махсус операцияне үз күзләре белән күргән Фидәил Хәсәновны аеруча игътибар белән тыңладылар, чөнки ул анда тормышның ничек булуын да берничә сүз белән әйтеп узды.

– Мобилизация башлангач армия сафларына яңадан барырга, хәрби операциядә катнашырга туры килде. Сезнең буынга мондый хәлләрне күрергә, анда булырга туры килмәсен. Һәркайсыгызның киләчәге тыныч, имин, матур булсын, – дип теләде Фидәил.

Очрашудан соң чәй эчү оештырылды, анда кунаклар белән аралашу рәсми булмаган шартларда дәвам итте. Очрашу яшүсмерләргә файдалы булгандыр дип ышанабыз, чөнки үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе