Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Күнелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ГАИдан белешеп тору кирәк

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. Ә инде зур суммада штрафларын түләмәүчеләрнең машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. 29 март көнне шундый 7300 сум штрафы түләмәгән машинага арест салынып махсус саклану урынына ябылды.

Мондый күнелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ГАИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы терминалга килеп түләргә була.

Раниф Галимбеков,

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев