Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Коркачыкка җиткәндә юл һәлакәте

“Кумагыз, иптәшләр, теге дөньяда тәүлек әйләнәсе буенча кабул итеп торалар, болай да... “

Кичә иртәнге сәгатьләрдә үк килеп ирешкән хәбәр янә өнне алды. Арча-Казан юлында, Коркачыкка җитәрәк юл һәлакәте, өч кеше үлгән дип килде ул. Инстаграмга  кешеләре исәнме, дип яздылар... Берсен чирәм өстенә салганнар иде, берсен машина астыннан алалар иде, анысы ничек,  әйтә алмыйм, дип җавап бирде бер укучыбыз.  Ходайның рәхмәте,  тора-бара,  “ Соңгы хәбәр буенча  барысы да исәннәр, бик күп тән җәрәхәтләре алганнар” дип яздылар. Аллам сакласын дип язганнардан соң, “Кумагыз, иптәшләр, теге дөньяга тәүлек әйләнәсе буенча кабул итеп торалар, болай да... “ дигән комментарий язды бер иптәш.

Юлларга чыкканда белгән догаларны укыйк, юл догаларын үзебездән калдырмыйк.

фото: http://biektaw.ru/news/novosti/v-vysokogorskom-rayone-derevni-kurkachi-lob-v-lob-stolknulis-lada-granta-i-lada-14-y-modeli

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте