Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Коточкыч авариядә биш кеше үлгән (фото)

Тәтеш районындагы юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган.

Авариянең сәбәпчесе каршы полосага чыккан "Лада Гранта" автомобиле йөртүче дип фаразлана.

Авария хакында "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авария турында хәбәр 16.26 сәгатьтә алына. Апас-Тәтеш юлының 28 километрында (Льяшево авыл янында) "Лада Гранта" һәм "Шевроле Кобальт" автомобильләре бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше каза күрә, 5 кеше үлә. "Шевроле Кобальт"та 5 кеше, шул исәптән бер бала була. 3 өлкән кеше һәлак була, бала белән тагын бер өлкән кеше тән җәрәхәтләре ала.
"Лада Гранта"дагы автомобиль йөртүче дә, пассажир да һәлак була. Башлангыч фараз буенча, "Лада Гранта" йөртүче каршы як полосага чыккан.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар каза күрүчеләрне автомобильләрдән чыгардылар, тән җәрәхәтләре алган ике пассажир Буа Үзәк сырхауханәсенә озатылды. Аннан соң махсус инструментлар белән һәлак булучылар да ватылган автомобильләрдән чыгарылды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре авариягә китергән сәбәпләрне ачыклый.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250