Коточкыч: әби кеше 9 яшьлек оныгын буып үтергән
Аңа баланың үз-үзен тотышы ошамаган.
Чабаксар шәһәрендә 61 яшьлек әби кеше 9 яшьлек оныгын буып үтергән.
Малайны әнисе һәм әбисе тәрбияләгән. Кичә әнисе гадәттәгечә банкка эшкә киткән, ә әбисе оныгы белән фатирда калган. Ана кеше өйгә кайткач, улын үле килеш тапкан, ә әби кеше дачага качкан.
Пенсионерны тоткарлаганнар һәм «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Элегрәк хатын-кыз хөкем ителмәгән һәм гадәти тормыш алып барган: социаль челтәрләрдә озын гомер рецептлары һәм сәламәтлек өчен халык чаралары белән уртаклашкан, дип яза Shot. Канал билгеләп үткәнчә, әби баланың үз-үзен тотышыннан канәгать булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев