Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Коточкыч: ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган

«Лада» автомобиленең йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм 69 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче бер «Лада» машинасы белән бәрелешкән.

Кичә Татарстанның Аксубай районында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Татар-информ.

12.07 сәгатьтә Аксубай-Емелькино автомобиль юлының 23нче километрында «Лада» автомобиленең йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм 69 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче бер «Лада» машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә һәм өч пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Моңа бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршы як полосага чыгарга ярамавы турында кисәтү белән мөрәҗәгать итә, бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу санала һәм ул котылгысыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Моның өчен 5000 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әлеге кагыйдәне кабат бозган очракта йөрү таныклыгын 1 елга алалар. Әгәр бу кагыйдәне машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки хөкемгә тартылган кеше бозса, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев