Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Коточкыч! Питбайкта яшүсмер һәлак булган

Яшүсмер катнашында юл һәлакәте 8 августта 20.00 сәгатьләр тирәсендә килеп чыга.

Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында 15 яшьлек яшүсмер малай юлдан барганда юлга ат килеп чыга һәм малай куркуыннан идарәне югалтып, ава. Нәтиҗәдә, алган җәрәхәтләрдән яшүсмер һәлак була.

Авария урынына Лениногорск прокуроры Алексей Панишев килә. Прокуратура  районда балигъ булмаган бала катнашында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерүне башлаган.

Яшүсмернең урыны оҗмахта булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев