Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Краснодар өлкәсендә пассажир автобусы һәлакәткә юлыккан

Төнге һәлакәттә үлүчеләр саны 7гә җиткән

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Краснодар өлкәсендә юл-транспорт һәлакәте булган - пассажир автобусы юл уңаендагы MAN йөк машинасына бәрелгән.
Төнге һәлакәт Мәскәү вакыты белән 01.20 сәгатьтә М-4 "Дон" трассасында килеп чыккан. Автобусның Адлердан Түбән Новгородка барышы булган.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, автобуста 30 кеше булган. Баштарак автобус йөртүче һәм 5 пассажирның үлеме турында хәбәр ителсә, соңрак хастаханәдә тагын бер кешенең үлеме турында җиткерелә. Гомумән алганда, төрле тән җәрәхәте белән 24 кеше хастаханәгә озатылган.
Тикшерү эше дәвам итә. Һәлакәт автобус йөртүченең йоклап китүе аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250