Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Күренеп тор!

Декабрь аенда көннең иң кыска вакыты. Бик иртә караңгы төшә, өлкәннәр эштән, ә балалар мәктәптән, детсадтан кайтканда инде караңгы була. Иртә белән дә әле яктырып җитми.

Шоферларга юл аша чыгучы җәяүлеләрне күрү кыенлык тудыра, әле караңгы төстәге киемнән булсалар бигрәк тә. Республикада 10 айга җәяүлеләр катнашы белән 1252 юл һәлакәте теркәлгән, 96 җәяүле һәлак булып, 1197 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шуларның 82се торак пунктлар арасында караңгы вакытта була, киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмый. Бу аварияләрдә 34 кеше һәлак була, 54 кеше тән җәрәхәтләре ала.

Караңгы вакытта җәяүлеләр катнашы белән аварияләрне булдырмау максатыннан республика күләмендә 3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр “Күренеп тор!” дигәр акция үткәрелә. Статистикадан күренгәнчә якын арага яктыртылучы ут яндырылган очракта шофер киемендә яктылыкты кире кайтаручы элемент булмаган җәяүлене 50 метрдан күрсә, киемендә яктылыкты кире кайтаручы элемент булганын 200 метрдан күрә. Ә инде ерактан яктыртучы ут янган очракта яктылыкты кире кайтаручы элемент булмаган җәяүлене 100 метрдан күрсә, киемендә яктылыкты кире кайтаручы элемент булганын 350 метрдан күрә ала.

Балаларыбызны саклау максатыннан киемнәрне алганда яктылыкны кире кайтаручы тасмалыларга өстенлек бирелсә яхшы булыр иде. Яктылыкты кире кайтаручы элементлар күпме күбрәк булса, шул кадәр яхшы: җәяүлеләрне дә саклый, шоферларга да ерактан күрү мөмкинчеле арта. Юлларда сак булыйк. Юл уяуларны, сак булганнарны ярата!

Лилия Һадиева,
Балтач ЮХИДИ бүлеге.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар