Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Күршеләрдә матәм: 15 кеше юл һәлакәтендә үлгән

Бүген Мари эль республикасында матәм көне...

Бүген Мари эль республикасында матәм көне – кичә, 16 ноябрь көнне кич белән олы юлда пассажир тулы "Mercedes" микроавтобусы урман төягән йөк машинасы белән капма - каршы бәрелә.

Бу юл-траспорт фаҗигасе Йошкар-Ола — Козьмодемьянск юлында, Мәскәү вакыты белән 17:30 сәгатьтә була. Такси буларак йөргән бу автобус Йошкар - Ола -Юрино район үзәге маршруты буенча хәрәкәт иткән. Визимьяры авылыннан 5 километр ераклыкта "Mercedes "микроавтобусы шоферы алдан барган машинаны узмакчы булып, каршы якка хәрәкәт итү юлына чыккан. Трассаныӊ бозлавык һәм табигать шартларыныӊ начар булуы аркасында ул каршы якка килүче агач ташый торган машина белән маӊгайга-маӊгай бәрелешә. Микроавтобус юлдан читкә оча. Нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак була. Калган яраланган пассажирлар хастаханәләргә озатыла. Мари Эл республикасының Тикшерү комитеты юл-транспорт һәлакәте буенча Россия Федерациясенеӊ 238 матдәсенеӊ 3 нче өлеше буенча җинаять эше ачкан.

фото: https://www.google.ru/url?sa=i&rct=j&q=&e..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте

2
X