Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Күршеләрдә юл һәлакәтендә җәяүленең гомере өзелгән

"Ситроен-4" машинасы шоферы 33 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле һәлакәт вакытында алган имгәнүдән урында ук һәлак булган.

Кукмара районыныӊ "Хезмәт даны" газетасы хәбәр итүенчә районда юл һәлакәтендә җәяүленең гомере өзелгән. Кукмара районы ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 сентябрь көнне 20.50 сәгатьтә Оштырма Юмья-Яңа Комар юлында юл фаҗигасе булган. "Ситроен-4" машинасы шоферы 33 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле һәлакәт вакытында алган имгәнүдән урында ук һәлак булган, дип яза җирле басма.

Ачыкланганча, аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган. Юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Кич белән районыбызда юлларда йөргәндә игътибар итсәк, җәяүлеләрнеӊ яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган кием кигәне бик сирәк күренеш икәне күзгә ташлана. Бу очракта бу таләп кемдер уйлап чыгарган өстәмә авырлык түгел, ә җәяүленеӊ тормышын саклар өчен гади, әмма отышлы бер ысул. Көз көне фара яктылыгын юеш асфальт «йотып» бетерә, алда ни барын күрергә шоферларга бик читен. Шуныӊ өчен районыбызныӊ юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне көзге юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

"Хезмәт даны"

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/25/172191/

"Хезмәт даны"

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/25/172191/

"Хезмәт даны"

Фото: kukmor-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп