Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике ир-ат машина белән елгага төшеп китеп һәлак булган

Фаҗига Мәмәшир авылыннна ерак түгел урында килеп чыккан.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кукмара районында «Калина » автомобиленә утырган 28 һәм 27 яшьлек ир-атлар елгага төшеп киткән. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез өч ир-ат Мәмәшир авылыннан ерак түгел көтү көткәннәр. Аларның икесе «Лада» автомобиленә утырып терлекләрне куарга киткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, машина йөртүче автомобиль белән идарә итә алмаган һәм алар Бөр елгасына төшеп киткәннәр.

Өченче ир-ат сөйләвенчә, «Калина» һәм аның иптәшләре кинәт юкка чыккан. Ул яр буена килә һәм ярдан ике метр ераклыкта түбәсендә яткан автомобильне күреп ала, машинаның судан тәгәрмәчләре генә күренеп торган булган.

23 яшьлек шаһит егет җиңел машина янына төшкән һәм бер ир-атның мәетен чыгарган. Икенче ир-атның үле гәүдәсен чыгарырга авылдашлары ярдәм иткән.

Бу хәл турында коткаручыларга кичке сәгать 5ләр тирәсендә хәбәр иткәннәр. Һәлакәт урынына Кукмара эзләү-коткару төркеме барган. Ир-атларның мәетләрен полициягә тапшырганнар.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп