Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ике көн рәттән авария

Мондый хәлләр безнең белән дә булмас дип әйтеп булмый. Сак булыйк!

10 июль көнне кичке сәгать 10нар тирәсендә Кукмара районы Камышлы авылы янында юл-транспорт һәлакәте була. “ВАЗ-2109” автомобиле белән “Gelly MK” машинасы бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә “ВАЗ-2109” шоферы һәлак була, икенче шоферны район үзәк хастаханәсенә алып китәләр.

11 июль көнне иртәнге сәгатьләрдә Түбән Шәмәрдән авылында “Шевроле Лачетти” машинасы туктап торган “ИЖ 27175” машинасына бәрелә һәм газ торбасына зыян китерә. Авария нәтиҗәсендә “Шевроле Лачетти” шоферын район үзәк хастаханәсенә алып китәләр.

Мондый хәлләр безнең белән дә булмас дип әйтеп булмый. Сак булыйк!

Чыганак: mchskukmor01

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте