Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Куркыныч юл-транспорт һәлакәте: ике җиңел машина бәрелешеп, өч кеше үлгән

Юлда «Lada Granta» һәм «Lada Priora» бәрелешкән.

16 апрельдә Нурлат — Түбән Нурлат — Степное Мамыково автомобиль юлының 8 нче чакрымында коточкыч юл фаҗигасе булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, авариядә 3 кешенең гомере өзелгән.

Юлда «Lada Granta» һәм «Lada Priora» бәрелешкән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, аварияне «Priora» йөртүчесе китереп чыгарган. «Priora» (рулендә 1998 елгы ир-егет булган), каршы як полосага чыгып, җиңел машина белән бәрелешкән. «Фаҗигадә «Lada Granta» машинасын йөртүче һәм "Lada Priora«ның ике пассажиры шундук һәлак булган.

«Priora» йөртүчесе һәм «Granta» пассажиры нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган", — дип сөйләп үтелгән Эчке эшләр министрлыгыннан. Фаҗига булган урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана. 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев