Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Куркыныч фаҗига: өч кешенең гомере өзелгән

Арча районында, “Рено-Дастер” һәм “Тойота” машиналары бәрелешеп, 3 кешенең гомерен өзелде. Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Алисә Сабирҗанованың өч баласы ятим калды. “Тойота” рулендәге 53 яшьлек Нәкыйп абыйның балалары, хатыны, әнисе зар елый.

– Бу гаиләгә барып хәл белергә дә йөрәгем җитми. Ул йортлардан кеше болай да өзелми.  Иртәгә барырмын дип торам. Бик авыр хәл. Бөтен авыл елый. Бер мизгелдә өч кешене югалттык, – ди Ашытбаш авылы җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. – Нәкыйп мәктәп автобусын йөртә иде. Ашыкканын, кагыйдә бозганын бер дә ишеткәнем булмады.  Үз машинасы белән Арчага барырга чыккан. Кайтканда, Казанда яшәүче авылдашыбыз Илфат Галимуллинны утырткан. Машинада өченче кеше Алисә Сабирҗанова булган.

Фәһим абый авылдашы Алисәне бик яратып искә алды. Кечкенә генә булса да, бик тә тере хатын булган. Ире Айрат белән өч бала тәрбияләгәннәр. Беренчесенә – 14, икенчесенә – 13, өченчесенә – нибары 2 яшь икән.

– Мәдәният йортында эшли генә башлаган иде. Үзешчән сәнгатьтә дә катнашты. Бик тырыш гаилә алар. Баштарак каенаналары белән тордылар. Ире белән яңа гына йорт салып чыкканнар иде. Өченче балага тиешле җирне рәсмиләштереп бетерделәр генә. Бик авыр хәл инде бу. Сабыйлар нишләр? Минем үземә дә бик кыен. Көн саен күрешеп, исәнләшеп йөргән баланың үлеменә йөрәк ышанмый, – ди җирлек башлыгы.

Казаннан кунакка кайтучы Илфат абыйга – 55 яшь. Үз машинасы булса да, ул бу юлы юлга җәяү чыккан була.

Икенче машина йөртүчесе 45 яшьлек Рафис Җәләев әлегә Арчаның район хастаханәсендә ята.

– Янына кеше кертә башлаганнар. Кешеләрне таный, сөйләшә икән. Бөтен авыл белән терелүен көтәбез. Ике кечкенә баласы бар бит. Аларны аякка бастырырга кирәк, – ди Яңа Шашы җирле үзидарәсе хезмәткәрләре.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

http://vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев