Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кычкырталар да кычкырталар…

«Безнеӊ Балтачта бик кызык инде. Машина белән урамнан барганда, җайлап, акрынрак барыйм дисәӊ, арттан кычкырта башлыйлар, узып киткән дә куркыныч итеп, ышкылып диярлек узалар. Бу машинаныӊ сигналы нинди очракта бирелергә тиеш ул», дип шалтырата машинасы булган бер ханым.

ЮХИДИ органнары биргән аӊлатмадан күренгәнчә, «Юл йөрү кагыйдәләре»неӊ 19.10 пункты аӊлатканча, бары ике очракта гына машина гудогын (сигналын) бирү мөмкин. Аныӊ беренчесе – торак пунктлардан читтәге юлларда алдагы машина йөртүчеләрне узарга теләгәндә һәм аларга шушы турыда хәбәр итәр өчен гудок бирелергә мөмкин. Икенчесе, нинди дә булса юл-транспот фаҗигасен булдырып калмас өчен бирелергә мөмкин. Бу очракта сигнал торак пунктлар эчендә дә бирелергә мөмкин. 5.23.1, 5.23.2 һәм 3.26 юл билгеләре дә турыдан-туры сигнал бирүне тыя. Бу таләпләр үтәлмәүчеләргә Россия Федерациясенеӊ административ Кодексыныӊ 12.20 матдәсе нигезендә кисәтү яисә 500 сум штраф салу каралган.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сигнал бирү