Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кышкы каникулларда сак булыйк!

2021 елның 11 аена Республика буенча 16 яше тулмаган балалар катнашы белән 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 14 баланың гомере өзелде һәм 450 бала тән җәрәхәтләре алды.

Бу аварияләрнең 190ы җәяүле балалар катнашы белән, 2 баланың гомере өзелде. Авариядә үлүчеләрнең 85,7%ы пассажир балалар катнашы белән булып, анда 12 бала үлде.

Куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү hәм 12 яшькәчә балаларны махсус утыргычка утыртып йөртергә кирәклеген дә истән чыгармасак иде. Тиздән кышкы каникуллар башлана. Мондый матур бөтен җир акка күмелгән көндә бер баланың да өйдә генә утырасы килми. Балалар катокка конькида шуарга, чаңгыда шуарга чаңгы трассасына бармыйча калмыйлар.

Әлбәттә инде алар юл аркылы чыгарга мәҗбүр булалар. Төрле юл һәлакәтләренә дучар булмасыннар өчен балаларыбызга кат-кат юл кагыйдәләрен исләренә төшереп торсак та артык булмас. Ә инде җиде яше тулмаган баланы узен генә урамга чыгару бөтенләй дә ярамый. Чана шуар өчен тауларны машина юлыннан ераграк җирдә ясавыбыз хәерле.

Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Балаларыбызның саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру аларның гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк.

Караңгы вакытта шоферга кара киемле дә булса җәяүлене күрүе кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Яктылык кайтарткычларны җәяүлеләрнең барсына да тагып йөрсә дә артыгы булмас, чөнки статистика күрсәткәнчә җәяүлене бәрдергән аварияләрдә күбесе караңгы вакытта җәяүлене күрмәү сәбәпле килеп чыга.

Хөрмәле әти-әтиләр, иң зур байлыгыбыз- балаларыбызга игътибарлы булыйк! Беребезгә дә балалар хәсрәте күрергә язмасын! Хәвеф-хәтәрсез, имин булсын юлларыбыз!!!

Лилия Һадиева
Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы каникул юлларда