Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кызганыч! Баланың әнисе дә үлгән...

Казан янындагы алты машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе хастаханәдә үлгән. Әлеге юл һәлакәтендә аның кызының гомере өзелгән иде инде.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтанып, «Татар-информ» яза.    

Авария урынында һәлак булган өч яшьлек кызның әнисе – 34 яшьлек хатын-кызның йөрәге тибүдән туктады. Табиблар караганнан соң, аның ирен өенә кайтарып җибәрделәр. Тагын бер бала – 8 яшьлек малай — Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә реанимациядә ята», - диелә хәбәрдә.   

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы аваринең нечкәлекләре турында сөйләгән «Яңа Николаевка бистәсе янында Белоруссиядән килүче «Вольво» ярымтагылмалы йөк машинасы светофорның яшел уты янганын көтеп торган «Шевроле Круз» автомобиленә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле - «Приора»га, «Приора» исә «Ниссан»га килеп сыланган. Үз чиратында, «Ниссан» каршы як полосага чыгып, «ГАЗель» һәм «Фольксваген Поло» автомобильләре белән бәрелешкән», - дип белдергәннәр министрлыкта.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Шевроле»да барган өч яшьлек кыз шунда ук һәлак булган. Шушы ук автомобильдәге сигез яшьлек тагын бер баланы авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.  

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25443

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев