Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Лада» фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы пассажир зыян күргән

Юл һәлакәте кичә көндез республиканың Менделеевск районында Татар Чаллысы авылы янында булган.

Татарстан юлында «Лада» автомобиле Пермь краеннан килүче фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы хатын-кыз пассажир зыян күргән, дип хәбәр итә "Татар-информ" .

Аварияне күргән кешеләр белдергәнчә, юл һәлакәте кичә көндезге өченчеләр киткәч республиканың Менделеевск районында Алабуга – Ижевск автомобиль юлында — Татар Чаллысы авылы янында булган.

«Лада» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, Пермь крае номерлары куелган фураны «куып» җиткән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән.

«Юл һәлакәтендә „Лада“ның пассажиры зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», - дип белдерде авариянең шаһитлары.

Фото: шаһитлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте