Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Лаеш районындагы юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән

Юл һәлакәте кичә 9.25 сәгатьтә «Чиста күл – Орел» юлында «Черри» һәм «КАМАЗ» автомобильләре катнашында булган.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Лаеш районындагы куркыныч юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

Юл һәлакәте бүген 9.25 сәгатьтә «Чиста күл – Орел» юлында «Черри» һәм «КАМАЗ» автомобильләре катнашында булган.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр, яньчелгән автомобильләрнең ишеген ачып, зыян күрүчеләрне чыгарган.

Авария нәтиҗәсендә бер кеше шунда ук үлгән. Аның шәхесе ачыклана.

Тагын бер зыян күрүчене Лаеш Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

 

Фото: кадр из видео

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп