Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“ҺӘЛАКӘТТӘ ГАЕПЛЕ КЕШЕНЕ НИЧЕК АЧЫКЛАРГА?”

Юл йөрү кагыйдәләре буенча, башка полосага күчүче йөртүче үз полосасы буенча баручыларның бөтенесенә дә юл куя

Декабрь азагында һәлакәткә юлыктым. Шәһәр буйлап сул як полосадан барганда, уртадагысына (юл 3 полосалы) күчмәкче идем. Күчеп бетәм дигәндә генә уң ягыма бер машина килеп бәрелде. Ул уң як полосадан барган һәм урта полосага күчәргә ниятләгән. Видеорегистратор язмасыннан күренгәнчә, башка полосага күчәр алдыннан йөртүче поворотник кабызмаган һәм зур тизлек белән урта полосага кисәк кергән. Әмма һәлакәт урынына килгән инспектор мине гаепләде: мин уң яктан күчкән машинага юл куярга тиеш булганмын.
Марсель, Казан.

Автоюрист Марат СОЛТАНОВ:
— Юл йөрү кагыйдәләре буенча, башка полосага күчүче йөртүче үз полосасы буенча баручыларның бөтенесенә дә юл куя. Ике йөртүче бер үк вакытта бер полосага күчсә, бу очракта уң як кул кагыйдәсе истә тотыла, ягъни уң яктан күчүчегә юл куярга туры килә. Әмма әгәр йөртүче, сез әйткәнчә, поворотник кабызмыйча кисәк күчкән икән, суд аша гаепне уртак дип танытырга мөмкин.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_11705%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев