Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Һәлакәттә комага киткән хатын баласын өч сәгать кулында тотып торган

Пассажирлар утырган автобус елга аша салынган күпердән төшеп капланган. Фаҗигадә унтугыз кеше үлде.

1 декабрьдә көндезге өчләр тирәсендә Байкал аръягы өлкәсендә Сретен районында автобус белән булган коточкыч авариядә 19 кеше һәлак булды. 2 декабрьдә өлкәдә матәм көне игълан ителде. Пассажирлар ташуны оештыручыны кулга алдылар. Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

KIA GRANBIRD пассажир автобусы Куенга елгасы аша күпердән төште. Фаҗига «Могойтуй — Сретинск — Олочи» юлының 60нчы километрында булды.

Тикшерү версиясе буенча, автобус «Чита-Сретенск» маршруты буенча бара. Ул Сретенск шәһәреннән 60 км чамасы ераклыкта Куэнга елгасы аша күпердә һәлакәткә очрый.

Авария вакытында һәлак булучылар арасында ике бала һәм аларның әниләре дә бар. Иринага 22 яшь, аның кызына өч яшь, улына бер яшь кенә. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

«Бу гаилә өч ай элек кенә бездә йорт арендалап яши башлады. Әтиләре Владимир безнең авылныкы. Ул гаиләсен дә туган ягына алып кайтты. Хатыны Ирина Оловянинский районыннан. Ул Читада профтехучилище тәмамлаган, повар белгечлеген үзләштергән. Соңгы елларда Ирина өйдә утыра, балалар тәрбияли. Әти кеше исә вахта ысулы белән эшләп йөри», — дип сөйли Усть-Наринзорское авылы башлыгы Андрей Бочраников.

1 декабрьдә Ирина белән Владимир балаларын алып Иринаның әнисе янына Оловянинский районына барырга чыгалар. Владимир Төньякка эшкә китәргә тиеш, хатын исә балалар белән әнисе янында торып торырга җыена.

Ирина ике нәни бала белән булгач, аңа автобусның алгы утыргычында урын бирәләр. Кызганычка каршы, автобусның нәкъ менә шул урыны бозга каты итеп бәрелә дә инде. Балалар да, хатын да үлә. Владимир хәзер хастаханәдә, аның кабыргалары һәм иңбашы сөяге сынган.

«Безнең Усть-Наринзор авылыннан Любовь Васильевна Гафурова да имгәнде, ул Читага хастаханәгә бара иде. Авыруына травмалар да өстәлде инде», — дип сөйли Андрей Бочарников.

«Балалар авария урынында ук үлде. Ирина комада иде, аның баш мие тулысынча параличланган. Аның бөтен сөякләре дә исән. Владимирның сынган урыннары күп. Аңа операция ясадылар, ул аңында. Балалар үлгәнен белә инде», — дип сөйли бу гаиләнең туганы Мария «Комсомольская правда» сайтына.

Автобустан коткару операциясе вакытында өч сәгать дәвамында Ирина ике баласын да кысып тотып тора, җибәрми.

Мария Владимир белән телефоннан сөйләшкән. «Балаларның кечесе люлькада утырган. Автобус каплангач, люлька кысылган, бала бик каты елаган. Автобусны күтәреп чыгаргач кына, балаларны алу мөмкин булган. Ирина өч сәгать чамасы нәни улын кысып тотып торган. Бала имгәнүдән бигрәк, салкыннан өшеп үлгән. Иринаның кызын автобустан чыгарганда, аның пульсы була әле. Ләкин кызчык коткаручылар кулында җан бирә», — дип сөйләгән Мария «КП-Иркутск» сайтына.

Соңрак Ирина да вафат булган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев