Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Үлемгә каршы чабу

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Лаеш районнында Кирби авылы янында олы юлда булган зур фаҗигане яктырттылар. Баштагы хәбәрләрдә, LADA Priora һәм «Волга» машиналарыныӊ маӊгайга-маӊгай бәрелешүе аркасында ике шофер да үлгән, дип хәбәр иткәннәр иде. Соӊыннан ачыкланганча, бу фаҗига вакытында LADA Priora машинасындагы Югары Ослан районыннан булган ирле-хатынлы һәлак булганнар, ә машина...

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Лаеш районнында Кирби авылы янында олы юлда булган зур фаҗигане яктырттылар. Баштагы хәбәрләрдә, LADA Priora һәм «Волга» машиналарыныӊ маӊгайга-маӊгай бәрелешүе аркасында ике шофер да үлгән, дип хәбәр иткәннәр иде. Соӊыннан ачыкланганча, бу фаҗига вакытында LADA Priora машинасындагы Югары Ослан районыннан булган ирле-хатынлы һәлак булганнар, ә машина йөртүчеләр яралансалар да, исән калганнар. Юл-транспорт һәләкатенеӊ төп сәбәбе - «Волга» машинасыныӊ каршы як хәрәкәт итү юлына чыгуында. Бу очракта кар баскан юл да үзенеӊ тискәре эшен эшләгән бугай. Бу юлдан хәрәкәт иткән машина йөртүчеләр юлларныӊ вакытында чистартылмавын җиткерәләр.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Кыш көннәрендә аеруча игътибарлы булсак иде. Юлларда бит, кайбер вакытта аякта басып та тора алмыйбыз, ә машинада, алны-артны карамыйча югары тизлектә җилдерәбез. Сак булыйк!
Фото: https://www.business-gazeta.ru/news/330058

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250