Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Лилия Һадыева: “Юл – игътибар дигән сүз!”

Юлларда һәлакәтнең күбәюен без машиналар саны артуда күрәбез. Ләкин транспорт күбәю – бөтен дөнья илләренә хас күренеш; техника заманасы, ләбаса.

Шуңа күрә, юлларда техника йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибарлылыкны, җаваплылыкны арттырырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Ә инде юлларда һәлакәтләр булып тора һәм арта икән, димәк, әле кайберләребез юл кагыйдәләрен боза яки игътибарсызлык күрсәтә дигән сүз. Тик юл гайре игътибар таләп итә.

Тирәнтенрәк уйлап карасаң, кеше тормышының юл һәм андагы хәрәкәт белән уртак яклары күп икән. Юллар кемгәдер бәхет өләшә, ә кемгәдер, кызганычка каршы, бәхетсезлек тә алып килә. Ләкин бәхетсезлекнең башы, барыбер, кешеләрнең үзләренә барып тоташа. Шунысы аяныч – бер кешенең җавапсызлыгы аркасында башкалар да зыян күрә. Җавапсыз шофер кайбер очракларда бер гаепсез кешеләргә күпме зыян сала.

Ватанны саклаучылар көненә багышлынган ялларда Балтач районы юлларында да 37 юл кагыйдәсен бозучы шоферга беркетмә төзелде. Барлыгы 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуның берсе җәяүлегә җиңелчә тән җәрәхәте ясады, дүртесе транспорт чараларына зыян китерде. Шушы өч көн ялда гына да дүрт исерткеч эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләр тоткарланды. Штраф суммасының утыз мең булуы да шоферларыбызны уйланырга мәҗбүр итми микәнни соң дияргә генә кала. Исерткеч эчемлек эчеп руль артына утырганда бер дә уйламыйлар, ә ЮХИДИ инспекторлары туктаткач кына өйләрендә гаиләләре, балалары исләренә төшә, инспекторлардан җибәрүләрен үтенә башлыйлар. Бу утыз мең акчаның гаилә бюджетына бик зур зыян салганын уйлап карасагыз иде салмыш килеш руль артына утырганчы. Ә шул “яшел елан” ярату аркасында күпме юл һәлакәтләре булып аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.

Һәр шофер юл кагыйдәләрен үтәп, законнарга буйсынып йөрсә, юл һәлакәтләре күпкә кимер иде. Гомерләр болай да кыска бит, кадерен белик!

 


Лилия Һадыева,
Балтач ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар