Әлмәт районында юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән
"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан.
(Әлмәт, 9 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 8 октябрьдә Казан-Оренбург-Акбүләк юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда өч кеше имгәнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан. Шуның нәтиҗәсендә ул каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Форд Транзит" автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Форд" автомобиленең йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев