Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ләйлә Дәүләтова ДТПга эләккән: "Йөрәгем тынычсыз булды"

Ләйлә Дәүләтовага җомга көн Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде. Моның алдыннан шагыйрә белән күңелсез хәл килеп чыккан.

"Җомга иртәсендә Кремльгә барасымны белә идем. Пәнҗешәмбе көнне йөрәгем тынычсыз булды. Ниндидер начар әйбер алдыннан гел шулай тынгысызлана ул. Аптырадым. Башка әллә нинди вариантлар килеп китте...

Берничә сәгатьтән минем машинаны бәрдерделәр. Бик көчле ДТП булды. Мин күптән рульдә һәм машинаны ир-атлардан да яхшырак йөртәм дип уйлый идем.

Ләкин Бисмилла әйтергә онытканмын, күрәсең...

Кайвакыт вакыйгалар синнән тормый икән. 1 секундта бөтен тормыш үзгәрә ала.

Чәч ясатып, матурланып, киемнәрне барлап, рәхәтләнеп әзерләнәсе урында мин ГАИ чакыртып, эвакуатор юллап, мәш килеп, 6-7 сәгать вакытны әрәм итеп, кичке 21.00 дә өйгә кайтып егылдым.

Бер кемгә дә әйтмәдем. Сиздермәдем. Сөйлисем дә, аңлатасым да килми. Мондый хәлдә калган кешеләр аңлыйдыр.

Кайгыдан елар идем, иртән Кремльдә матур исем аласы бар. Шатлыктан көлер идем, каршыда күпме чыгым, күпме мәшәкать.

Кремльгә бераз соңарып килдем. Барысы да төш кебек узды. Беркем берни сизмәде.

Елмаеп торган йөз - ул бу кешене бер кайгысы да юк дигән сүз түгел. Ул - бу кеше көчле дигән сүз ", - дип язган Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдә.

Әле ярый үзе исән - сау, зыян килмәгән! Юлларда сез дә сак йөрегез!

Тулырак: Шәһри Казан

Фото:akcharlak_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте Ләйлә Дәүләтова