Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

М-7дә килеп чыккан һәлакәттә Актаныш егете вафат булган

Бәрелешү нәтиҗәсендә "ВАЗ 21093" автомобиле йөртүчесе һәм чит ил машинасындагы пассажир, алынган җәрәхәтләрдән, урында ук вафат була.

(Актаныш, 26 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Федераль автомобиль юлы М-7 «Волга»ның Алабуга районы өлешендә килеп чыккан фаҗига турында мәгълүмат барлыкка килде. Юл фаҗигасе 24 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә килеп чыга, дип яза җирле басма.

ВАЗ 21093 автомобилендә хәрәкәт иткән хатын-кыз йөртүче Уфа Мәскәү юнәлешендә барганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый. Машина белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә транспорт чарасы каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм "Toyota camry" автомобиле белән бәрелешә.

Бәрелешү нәтиҗәсендә "ВАЗ 21093" автомобиле йөртүчесе һәм чит ил машинасындагы пассажир, алынган җәрәхәтләрдән, урында ук вафат була.

Тагын шунысы мәгълүм, "Toyota camry" автомобилендә вафат булган пассажир1989 елгы Актаныш егете булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп