Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

М7 трассасында авариядә Татарстан Кече бизнес ассоциациясенең элеккеге башлыгы һәлак

Бу хакта мәгълүмат Татарстан Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең «Вконтакте» рәсми битендә хәбәр ителә.

Кичә кич белән авариядә Татарстан Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең элеккеге башлыгы Хәйдәр Хәлиуллин һәлак булган. 

Удмуртия дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, фаҗига Удмуртиянең Алнаш районы территориясендә М7 трассасында була. Kia Seltos йөртүчесе машина белән идарсен югалта, каршы як юлга чыга һәм Volkswagen Tiguan белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә Хәлиуллин урында ук үлә, 53 яшьлек Volkswagen йөртүчесен ашыгыч ярдәм табиблары алып китә, дип яза «Татар-информ».

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига