Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мамадыш юлында фаҗига: дүрт кешелек гаилә авариягә очрый, бала үлә

7нче модельле «Жигули» йөк машиналары колоннасын узганда куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм «Ауди Q3» автомобиле белән бәрелешкән.

Алабугадан  килә торган дүрт кешелек гаилә утырган машина М7 трассасында  Татарстанның Мамадыш районында авариягә юлыккан, 9 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 15.30 сәгатьтә Мәскәү – Уфа трассасының 949нчы километрында 7нче модельле «Жигули» йөк машиналары колоннасын узганда куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм «Ауди Q3» автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң «Жигули», каршы як полосага чыгып, «Мерседес»ка килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, алгы утыргычта махсус креслода барган 9 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

«Жигули» шоферын һәм аның пассажирларын — хатын-кызны һәм 3 яшьлек баланы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

 

Татар-информ

kukmor-rt.ru

Фото: УГИБДД МВД Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп

2
X