Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Марий Элдагы авариядә Татарстан кешесе һәлак булган

Авариядә Казаннан Чабаксарга барган маршрутка йөртүчесе һәм дүрт пассажир имгәнгән.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Марий Элда маршрутка һәм чит ил машинасы катнашындагы авариядә Татарстан кешесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Марий Эл Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә кичке җидедә республиканың Звенигов районында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстаннан килгән «Тойота»ның 56 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан, машина тайгак юлдан шуып барган һәм Казан-Чабаксар маршруткасына килеп бәрелгән.

Көчле бәрелүдән соң, чит ил машинасы юл читенә төшеп киткән, ә автобус юлга аркылы әйләнеп капланган.

«Җиңел машина йөртүчесе алган яраларыннан урында ук вафат булган. Шулай ук автобус йөртүчесе һәм андагы дүрт пассажир имгәнгән. Табиблар аларга урында ук ярдәм күрсәткән, хастаханәгә алып китү таләп ителмәгән», — диделәр республика ЮХИДИ хезмәтендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте