Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Марий Элдагы юл һәлакәтендә "Бөреле" хуҗалыгының элекке директоры үлгән

Фаҗигадә алты кеше тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). Марий Элдагы юл һәлакәтендә "Бөреле" акционерлык җәмгыятенең элекке генераль директоры Алмаз Миңнекәев һәлак булган. Бу хакта "Идел буе" (Поволжье) кадастр инженерлары берлеге хәбәр итә.

Үлемгә китергән авария 6 февральдә Йошкар Ола - Яшел Үзән юлында була. Марий Эл республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, Toyota автомобилен йөрткән 59 яшьлек ир каршы як полосага чыгып, 38 яшьлек Алмаз Миңнекәев идарә иткән Nissan автомобилье белән бәрелешә.

Алмаз Миңнекәев авыр тән җәрәхәтләре ала һәм шул ук урында һәлак була. Nissan автомобилендәге бер пассажир, Toyota автомобиле йөртүчесе, өч пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала. Аларны хастаханәгә җибәргәннәр.

Миңнекәев Алмаз Габдуллаҗан улы берлекнең методик комиссиясендә һәм "Арчабаш" ширкәтенең директоры булып эшләгән. Аңа кадәр ул "Бөреле" хуҗалыгында генераль директор булган.

 

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп