Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машина йөртүчеләрне яңа штраф хакында кисәттеләр

Биредә кагыйдәләрне бозуның бер очрагы (билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру) хакында сүз бара.

Россиядә юлның аерым участокларында рөхсәт ителгән уртача тизлекне арттырган өчен административ җаваплылык кертергә телиләр. Бу хакта Autonews.ru порталы «Око» Фотовидеотеркәү системаларын җитештерүчеләр һәм операторлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредә кагыйдәләрне бозуның бер очрагы (билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру) хакында сүз бара.

Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, уртача тизлекне контрольдә тоту комплекслары сертификацияләнгән һәм тикшерү узган, ә алар тарафыннан билгеләнгән кагыйдә бозу очраклары өчен административ җаваплылыкка тарту Административ хокук бозулар кодексының 12.9 маддәсе нигезендә бик тә урынлы. Кодекска үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне Эчке эшләр министрлыгы Юстиция һәм Транспорт министрлыклары белән берлектә караячак.

Ассоциациядә фотовидеотеркәү җайланмалары юлларда иминлекне саклауда ярдәм итә дип саныйлар. «Шундый комплекслар белән җиһазландырылган юл участокларында авария очракларының 50 процентка кадәр кимүе күзәтелә», - дип искәрттеләр ассоциациядә.

Вице-премьер Марат Хөснуллин Хөкүмәткә 1 августка кадәр штраф салынмый торган тизлек арттыру чиген сәгатенә ун чакрымга кадәр киметү позициясен килештерергә кушкан иде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар