Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинада балаларны йөртү турында

Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә.

Гамәлдәге закон ниге зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш. Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. "Кайбер ун яшьлек балалар буй һәм гәүдә авырлыгы ягыннан хәтта ата-аналарын да уздыра. Мондый баланы яшенә карап кына махсус утыргычка утырту - зур хата. Ул-бу була калса, аның сәла мәтлегенә пассажир буларак баруга караганда да күбрәк зыян килергә мөм кин", - ди проект авторы.
Шуңа күрә Сухарев буе - 150 сантиметрга, авырлыгы 36 килограммга кадәр булган балаларны гына махсус утыргычларда йөртергә тәкъ дим итә. Болай эшләгәндә, машинадагы балалар утыргычын яшь буенча гына чикләп кулланып булмаячак. Шул ук вакытта буе 150 сантиметр, авырлыгы 36 килограммнан артмаган 12 яшьтән олырак балалар да махсус утыргычта йөрергә тиеш була.
Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250