Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинада әнисен көтеп утырган бала үлгән

5 яшьлек малай машинада 3 сәгатьләп утырган...

Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә 35 яшьлек хатын, 5 яшьлек улын "Киа" автомобилендә калдырып, эшкә урнашырга кереп китә. Ул анда якынча 2,5-3 сәгать була. Чыгуына бала инде үлгән була...

Тикшерүчеләр баланың үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый. Әлегә төп версия - тәрәзәләре дә, ишекләре дә бикле автомобильдә һава җитмәү. Нәтиҗәдә, бала укшый һәм тончыгып үлә.

Юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә 2017 елда кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, 7 яшькә кадәр баланы машинада берүзен калдыру тыела.

 

kiziltan.ru

Фото: Yaplakal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал