Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинага фаркоп куябыз!

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, машинага яңа конструкция урнаштырганда нинди дә булса үзгәреш кертү рәсми рәвештә теркәлергә тиеш. Әмма ЮХХДИ бүлегендә теркәлү таләп ителмәгән үзгәрешләр дә бар.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, машинага яңа конструкция урнаштырганда нинди дә булса үзгәреш кертү рәсми рәвештә теркәлергә тиеш. Әмма ЮХХДИ бүлегендә теркәлү таләп ителмәгән үзгәрешләр дә бар. Нәкъ менә шул исемлеккә фаркоп корылмасы кергән.

Җиңел машина конструкциясе киләчәктә аны урнаштыруны күзалларга тиеш. Теге яки бу машинага тагылма йөртү рөхсәт ителәме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат аның йөкләнеш таблицасында күрсәтелә. Ул автомобильнең уң як урта стойкасында яисә капот астында урнаша, анда тагылма тагу мөмкинлеге турында хәбәр ителә. Әгәр мондый язу булмаса, фаркопны ЮХХДИ бүлегендә теркәргә кирәк.

Фаркоп урнаштыру барлык төр машиналарга да диярлек җитештерүче тарафыннан рөхсәт ителгән, бу машинаны файдалану турындагы кулланмасында күрсәтелгән. Аны сервис-үзәкләрдә, яки машина конструкциясен бозуны, ягъни эретеп ябыштыру, тишүне таләп итмәсә, үзаллы урнаштырырга да мөмкин.

Фаркоплы машинада йөргәндә үзең белән түбәндәге документлар булуы шарт: фаркоп паспорты (аны урнаштырган автосервис билгесе булырга тиеш), сертификаты һәм башкарылган эш акты.

Фаркоплы машинаны тикшергәндә ЮХХДИ хезмәткәре түбәндәге очракларда штраф язарга мөмкин: әгәр фаркоп төзек, җитештерүче тарафыннан билгеләнгән урында булмаса һәм дәүләт теркәү номерын капласа.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаркоп