Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинага "Шипы" билгесе куяргамы, юкмы?

Соӊгы бер елда күп бәхәсләр тудырган «Шипы" билгесе кую турында Татарстан Дәүләт автоинспекциясе ачыклык кертте.

Илнеӊ Дәуләт автомобиль инспекциясе машиналарга көз-кыш «Шипы" билгесе кую бүгенге хәлгә җавап бирми, аны кую мәҗбүри була алмый һәм штраф салуны юкка чыгару турында тәкъдим белән чыккан иде, әмма бу хөкүмәт тарафыннан кабул ителмәде. Шунлыктан хәзерге вакытта, кышкы тәгәрмәч куйгач, автомобильнең арткы тәрәзәсенә "Шипы" билгесен куярга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

Машина йөртүчеләрне республика юлларында бозлавык хасил булу ихтималы турында кисәтәләр.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә җәйге шиннарны вакытында кышкыга алыштырырга кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бозлавык вакытында хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сакларга һәм бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясаудан сакланырга кирәклеген искәртә.

Синоптиклар фаразы буенча республикада алдагы көннәрдә һава температурасының минус тамгасына кадәр төшүе көтелә. Шунлыктан юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/25/174062/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев